|
|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
2022 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының К.А. Вәлиев исемендәге 2 нче лицей базасында Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «Башлангыч, төп гомуми белем бирүнең яңартылган стандартын гамәлгә кертү шартларында «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» һәм «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» уку предметларын укытуны оештыру» семинарын үткәрә.
«Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасында 2014-2022 елларга исәпләнгән мөнәсәбәтләрне, үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтүгә ярдәм итү, белем бирү өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатларында 2022 елның 13-15 октябрендә Саратов өлкәсенең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының: «Саратов өлкәсендә этномәдәни белем бирүне үстерү: торышы, проблемалары һәм перспективалар» проблемасы буенча семинар-киңәшмәсе үткәрелде.
2022 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәре Совет районының «Балалар иҗат академиясе» балалар иҗаты үзәге белән берлектә онлайн режимда «Хореография сәнгате: өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укытуның формаларын һәм эчтәлеген яңарту» түгәрәк өстәлен уздырдылар.
12 октябрьдә Әлмәт шәһәренең 21нче урта гомуми белем бирү мәктәбе - «Дай 5» белем бирү үзәге базасында һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре системалы һәм критик фикерләү, команда эше, һөнәри эшчәнлекне планлаштыру, цифрлы компетентлык һәм башка өлкәләрдә компетенцияләрне үстерү максатыннан, Әлмәт муниципаль районы педагоглары өчен квалификация күтәрүнең өстәмә ике һөнәри программасы буенча көндезге модульләрне гамәлгә ашыруны тәмамлады.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 22 декабреннән 1732/21 номерлы боерыгы белән расланган дәүләт биремен гамәлгә ашыру чаралары планы кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы 2022 елның 12 октябрендә чит тел укытучылары өчен «Чит телле белем бирүне цифрлаштыру» республика семинары уздырды.
11 октябрьдә Татарстан Республикасы Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы педагоглары өчен системалы һәм критик фикерләү, команда эше, Һөнәри эшчәнлекне планлаштыру, цифрлы компетентлык һәм башка өлкәләрдә компетенцияләрне үстерү максатыннан өстәмә һөнәри программалар буенча ткөндезге модульне гамәлгә ашыруны төгәлләделәр.