|
|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
2022 елның 31 мартында Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Төрнәче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында сыйныф җитәкчеләре өчен «Хәзерге шартларда тәрбия эшенең эчтәлеген һәм формаларын яңарту» темасы буенча республика семинары узды.
Семинарда катнашучылар чараның гамәли юнәлешен билгеләп үттеләр, семинарда катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.
2022 елның 01 апрелендә белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренең белем бирү процессында укытуның интерактив ысулларын куллануда компетентлыгын камилләштерүгә юнәлдерелгән. «Башлангыч гомуми белем бирү ФДББС - 2021 аспектында интерактив технологияләр. Интенсив-курс» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа тыңлаучыларын укыту тәмамланды.
2022 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының яңартылган ФДББС гамәлгә кертү буенча юл картасы нигезендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм технология укытучылары өчен «Башлангыч гомуми белем бирү ФДББС һәм төп гомуми белем бирү ФДББС нигезендә «Технология» фән өлкәсен укыту методикаларын һәм эчтәлеген яңарту» темасы буенча онлайн-семинар уздырылды.
2022 елның 30 мартында «Белем бирү сыйфаты белән идарә итүдә инновацияләр: бәя бирү, механизмнар, технологияләр» квалификация күтәрү өстәмә һөнәри программасы буенча Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарларын укыту тәмамланды. Татарстан Республикасының 41 педагогик хезмәткәре укыды.
Чит тел укытучыларының «Татарстан Республикасында чит телне укыту: торышы һәм перспективалары» IV республика форумы 2022 елның 30 мартында Казан шәһәренең Киров районы 188 нче күппрофильле лицее базасында узды.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты форумны мәгълүмати-методик яктан тәэмин итте (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 21.03.2022 елның 21 мартындагы № 504/22 боерыгы)
30 мартта Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Рус музее Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музее ярдәмендә яңа уникаль проект - нәфис-эстетик юнәлешле белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы төбәк педагоглары өчен һәркем файдалана алырлык лекцияләр циклын ачты.