|
|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан мәгариф бүлекләренең методистлары, район методик берләшмәләре җитәкчеләре, гомуми белем бирү оешмалары методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри компетентлыгын формалаштыру мәсьәләләре буенча методик ярдәм күрсәтү максатыннан семинарлар үткәрү планлаштырыла.
2022 елның 29 мартында Татарстан Республикасы Азнакай һәм Арча районы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре өчен «Белем бирү платформаларының кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарына психологик-педагогик, методик һәм консультацион (шул исәптән дистанцион формада) ярдәм күрсәтү мөмкинлеге» темасы буенча вебинар форматында республика мәгариф практикумы узачак.
2022 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Дәүләт Рус музее белән берлектә ачык лекцияләр циклын ачалар. Әлеге лектория 2020-2024 елларга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында «Сәнгать» предметын укыту концепциясен гамәлгә ашыру чаралары кысаларында уздырыла.
2022 елның 18 мартында Казан шәһәренең Вахитов районы З.В. Хәбибуллин исемендәге 7 нче балалар музыка мәктәбе белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты онлайн режимда «Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыка культурасы» педагогик практикалар фестивале кысаларында очрашу уздырдылар.