|
|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
2022 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Һөнәри белем бирү бүлеге Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен «Төп гомуми белем бирү базасында гамәлгә ашырыла торган урта һөнәри белем бирү программаларының һөнәри юнәлешен исәпкә алып, гомуми белем бирү дисциплиналары концепциясен гамәлгә ашыру» республика семинарын үткәрә.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 20.12.2021 елның 20 апрелендәге 1832/21 номерлы боерыгы нигезендә яңартылган башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча семинарлар сериясе үткәрә. Чит тел укытучылары өчен вебинар 2022 елның 19 апрельдә узачак.
2022 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Биектау һәм Ютазы муниципаль районнарының гомуми белем бирү оешмалары физика укытучылары өчен «Физика» предметы буенча 2022 нче ел төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерлекнең актуаль проблемалары» темасына семинар узачак.
Семинарның максаты - Татарстан Республикасының Биектау һәм Ютазы муниципаль районнарындагы гомуми белем бирү оешмаларының физика укытучыларына методик ярдәм күрсәтү.
2022 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм укыту-методика эшләре буенча җитәкче урынбасарлары өчен «Мәгариф оешмасы белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре: идарә итү аспекты буларак белем бирүнең сыйфатына эчке мониторинг. Белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең бердәм эчке системасы. Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләрен интерпретацияләү анализы» темасына семинар узачак.
2022 елның 20 апрелендә «Белем бирү оешмасы эшчәнлеге үздиагностикасы нигезендә белем бирү оешмасы белән идарә итү: белем бирүнең сыйфатын бәяләү нәтиҗәләрен интерпретацияләү. Өченче буын ФДББС кысаларында локаль актлар» темасына Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм укыту-методика эшләре буенча җитәкче урынбасарлары өчен семинар узачак.
2022 елның 20 апреленнән 23 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре, системалы һәм критик фикерләү, команда эше, һөнәри эшчәнлекне планлаштыру, цифрлы компетентлык, үз-үзен камилләштерүгә мотивация һәм башка компетенцияләрен үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы педагогларына педагогларына укулар уздыруны планлаштыралар. Үткәрү форматы: билгеләнгән компетенцияләрне нәтиҗәле үстерүгә ярдәм итә торган тренинглар, форсайт-сессияләр һәм практикумнар.
2022 елның 20-21 апрелендә башлангыч гомуми белем бирүне җитәкли торган мәгариф бүлекләре (идарәләре) белгечләре һәм методистлары өчен «Башлангыч гомуми белем бирүнең предметлы өлкәләрен укытуның эчтәлеген һәм методикаларын башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә яңарту» семинары булачак.
2022 елның 15-16 апрелендә Александр Михайлович Бутлеров исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Казан шәһәренең Яңа Савин районы 177 нче лицее базасында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан уздырыла.