Башлангыч белем бирү буенча методистлар өчен семинар
2022 елның 20-21 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы башлангыч гомуми белем бирүне алып баручы мәгариф бүлекләре (идарәләре) белгечләре һәм методистлары өчен «Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә башлангыч гомуми белем бирүнең предмет өлкәләре эчтәлеген һәм методикасын яңарту» семинарын оештырды һәм уздырды. Семинар эшендә республиканың муниципаль методик хезмәтләренең 52 вәкиле катнашты.












