«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурс нигезендә сайлау
2022 елның 7 апреленнән 13 апреленә кадәр «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурс нигезендә сайлап алуның 1 этабы булды. Әлеге конкурс мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының билингваль белем бирүнең югары сыйфатын тәэмин итүче иң яхшы педагогик коллективларын ачыклау һәм бүләкләү максатларында уздырыла. 2022 елда конкурс нигезендә сайлап алуда Татарстан Республикасының 45 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнаша.












