|
|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән төзелгән килешүне үтәү кысаларында 2026 елның 6 нчы октябреннән 23 октябренә кадәр тәрбия һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясе (кураторы – М.Р. Шәехов) тарафыннан «Мәгариф оешмасында тәрбия эшчәнлеген оештыру: тәрбия буенча директор киңәшчесе һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү буенча эшчәнлегендә технологияләр һәм инструментлар» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча квалификация күтәрү укулары үткәрелде.
2026 елның 22 нче октябрендә Казанда «Цифрлы мохиттә остазлык һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге» темасына Бөтенроссия остаз- мәгърифәтчеләр җәмгыятенең II төбәк слёты узды. Чара «Мәгарифтә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» Бөтенроссия конференциясе кысаларында ике мәйданчыкта — Укытучылар йортында һәм 146 нчы «Ресурс» лицеенда үткәрелде.
Кама Тамагы районының В.П. Муравьёв исемендәге «Затон урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә «Табигый-фәнни грамоталылыкны формалаштыруда заманча җиһазларны һәм цифрлы технологияләрне интеграцияләү: «Үсеш ноктасы»ннан физик-математик һәм физик-химик алгарыш проектларына таба эволюция» республика семинары узды.
Семинар кысаларында үзгәрешләр кертү шартларында мәгариф оешмасы белән идарә итү, инновацияләрне гамәлгә ашырганда педагогларны мотивацияләү һәм эшчәнлеккә җәлеп итү мәсьәләләре каралды, педагогик коллектив белән эшләү өчен инструментлар тәкъдим ителде. Семинар программасы «Теориядән практикага» принцибы нигезендә төзелде һәм эчтәлекле ике блоктан торды.
Укытучы йортының яңа киңлеге республика башлангыч сыйныф укытучыларының җанлы аралашу урынына әверелде. «Башлангыч сыйныф укытучысы эшчәнлегендә цифрлы белем бирү инструментлары» дигән өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасын (кураторы — Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы) гамәлгә ашыру кысаларында тыңлаучылар Подлужная урамында урнашкан Укытучы йортында булдылар.
2026 елның 8 нче октябреннән 17 нче октябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ДПО ДАУның Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Башлангыч мәктәптә мигрант балаларның укудагы кыенлыкларын кисәтү һәм төзәтү» квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды. Укыту Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районы педагогик хезмәткәрләре өчен оештырылды.