Яңалыклар

Республика методик эшләнмәләр конкурсы йомгаклары


Барлык катнашучыларны тәбрик итәбез!

«Мәгариф стратегиясен гамәлгә ашыру шартларында белем бирү һәм тәрбия» дип исемләнгән китапханәчеләр, өстәмә белем бирү һәм социаль педагоглар өчен республика методик эшләнмәләр конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Бәйгенең җиңүчеләре исемлеге белән институтның 28.11.2019 елгы 389 нчы номерлы карары кушымтасында танышырга мөмкин.

Этномәдәни белем бирү өлкәсендә педагогларны әзерләү

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе «Традицион мәдәният һәм белем бирү мохите» проекты белән федераль инновацион мәйданчык (ФИП) статусын алуга дәгъвачы булды.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының цифралы трансформациясе

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе «Цифралы белем бирү мохите» проекты белән федераль инновацион мәйданчык (ФИП) статусын алуга дәгъвачы булды.

Рус теленнән күчмә белем бирү семинары

2019 елның 27 ноябре көнне Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының 32 нче номерлы гимназиясе базасында рус теле укытучылары өчен «Укучыларны ДЙА форматларына әзерләү буенча актуаль сораулар» темасына күчмә белем бирү семинары үткәрелде.

«Яндекс.Учебник» проекты

Регион дәрәҗәсендә цифралы белем бирү мохитен формалаштырырга ярдәм итү, электрон белем бирү ресурслардан һәркем файдалана алу мөмкинлеген арттыру, педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри үсешен һәм алар тарафыннан яңа укыту методикаларын һәм технологияләрен үзләштерүне тәэмин итү максатыннан «Яндекс» компаниясе (Яндекс.Учебник сервисы) декабрь аенда вебинарлар үткәрү турында хәбәр итә (график беркетелгән). Теркәлү өчен сылтамалар белән вебинарлар графигы.

Яшь педагоглар өчен тренинг

2019 елның 26 ноябре көнне «Ресурс» үзәге базасында белем бирү оешмаларының яшь педагоглары өчен «Һөнәри осталыкка заманча таләпләр шартларында психоэмоциональ халәтне үзрегуляцияләү өчен педагог тарафыннан психологик инструментларны куллану» темасына тренинг үткәрелде.

Казанда республика мәктәпләрендә тәрбия системасы турында фикер алыштылар

2019 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең “Татарстан Республикасында тәрбия системасы: традицияләр һәм заман таләпләре” темасы буенча секция утырышы үтте.

Казан шәһәре Идел буе районының 35 нче мәктәп — “Галактика” белем бирү үзәге базасында узган секция утырышында республика мәгариф оешмалары директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, педагог-психологлар, педагог-оештыручылар катнашты.

Авыл мәктәпләре укытучыларының финанс гыйлеме өлкәсендә белемнәрен күтәрү

ТР Мәгарифне үстерү институты укытучылары ТРның Балтач һәм Алексеевск муниципаль районнары авыл мәктәпләренең укытучыларын “Финанс гыйлеме нигезләре, аны төп, урта гомуми белем бирү системасында укытуның һәм авылда яшәүчеләрне финас ягыннан мәгърифәтле итүнең методлары” программасы буенча укытуны төгәлләде.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмати бүлеге ресурслары

ТР Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмати бүлеге белем бирү процессының нәтиҗәлелеген тәэмин итә торган төрле мәгълүмати ресурсларга ия.
Китапханә фонды 1928 елда ук формалашкан. Бүгенгесе көндә фондта институтның уку-укыту һәм фәнни эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча да 70 меңнән артык басма һәм электрон продукция, һәм шулай ук сәнгати һәм фәнни-танып белү характерындагы әдәбият исәпләнә.

ТР Мәгарифне үстерү институтының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре Мартьянова О.В., Хаҗиева Е.В., Шабалина В.Я. институтның яшь укытучының һөнәри осталыгын үстерүгә мәгълүмати һәм фәнни-методик ярдәме мөмкинлекләренә тукталып үттеләр. Т



Барлык катнашучыларны да котлыйбыз!

Яшь педагогларның Республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды (ТР Мәгарифне үстерү институтының 2019 елның 30 апрелендәге 136 нчы санлы боерыгы). Җиңүчеләрнең исемлеге белән ТР Мәгарифне үстерү институтының 2019 елның 24 июнендәге 193 нче санлы боерыгына кушымтадан таныша аласыз.

Pages