• Русский
  • Татарча

Яңалыклар

2022 елда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» педагогик хезмәткәрләрнең һәм идарәче кадрларның республика форумы

16 августта Казан шәһәренең «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләренең һәм идарәче кадрларның республика форумы узды.
Форумда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова катнашты. Институтның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан методик материаллар күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Казанда «Сыйныф марафоны»ның алтынчы чыгарылышы узды

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2022 елның 1 сентябреннән Россия мәктәпләрендә масштаблы проект – дәрестән тыш чаралар циклын башлап җибәрә. «Сыйныф марафоны»ның алтынчы чыгарылышы Казанда 2022 елның 15 августында узды. Чыгарылышның темасы Россия тарихын берләштерә торган потенциал булды.

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен укыту семинарлары

8 нче августтан 12 нче августка кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү буенча педагогларга методик ярдәм күрсәтү кысаларында Актаныш, Сарман, Мөслим, Тәтеш районнарының башлангыч сыйныф укытучылары өчен укыту семинарлары үткәрде.

КФУның Алабуга институтында мәктәп укытучыларының XII Халыкара фестивале ачылышы булды

Быел Фестиваль гражданлык-патриотик юнәлешкә ия.
Бүген КФУның Алабуга институтында мәктәп укытучыларының XII халыкара фестивале старт алды. Ел саен үткәрелә торган педагогик осталык бәйрәме бөтен Россиядән 2500 педагог җыйды.
Быел XII фестивальнең темасы-«Ватан турында». Бу-Ватан, аның тарихы, хокук, мәдәният, икътисад, гаилә кыйммәтләре, традицияләре турында диалог. Фестивальнең төп концепциясе-патриотизм һәмтәрбия турында кыю сөйләү.

Беренче Республика методистлар форумы

11 августта Казанда беренче тапкыр мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан  методистларның Республика форумы узды.

М. И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лауреатларның кандидатуралары билгеләнде

М.И. Мәхмүтов исемендәге ТР Дәүләт премиясе Татарстан территориясендә урнашкан белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә дидактика, педагогик кадрлар әзерләү һәм белем бирү процессына нәтиҗәле технологияләрне гамәлгә кертү өлкәсендә зур фәнни-методик һәм гамәли казанышлары өчен бирелә.

 

«Белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре остазлыгының максатчан моделен гамәлгә кертү» Бөтенроссия мәгълүмати-методик семинары

«Белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре остазлыгының максатчан моделен гамәлгә кертү» дигән Бөтенроссия мәгълүмати-методик семинар үз эшен тәмамлады, ул 4-5 августта Барнаул шәһәрендә А.М. Топоров исемендәге Алтай Мәгарифне үстерү институты мәйданчыгында үткәрелде.

Семинарда төбәк башкарма хакимият органнарының белем бирү өлкәсендә идарә итүне гамәлгә ашыручы Россиянең 55 төбәгеннән 150дән артык өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре катнашты. 

Pages