• Русский
  • Татарча

Анонслар һәм яңалыклар

«Дорогами Победы»: «ЯКласс»та Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөтенроссия проекты

«Дорогами Победы»: «ЯКласс»та Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөтенроссия проекты

6 майдан 10 июньгә кадәр «ЯКласс»та Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Дорогами Победы» («Җиңү юллары буйлап») Бөтенроссия проекты узачак. 1-11 сыйныф укучыларын һәм урта һөнәри белем бирү студентларын катнашырга чакырабыз.

Проектта Бөек Ватан сугышының героик сәхифәләре белән таныштыра торган белем бирү викториналары, квестлар һәм конкурс биремнәре бар.

ТР Мәгарифне үстерү институтында төбәк инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге буенча киңәшмә

ТР Мәгарифне үстерү институтында төбәк инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге буенча киңәшмә

7 майда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында төбәк инновацион мәйданчыгы эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды. Катнашучылар 2025 елда «Татарстан Республикасы мәгариф системасының педагогик һәм җитәкче кадрларын өзлексез һөнәри үстерүнең инновацион формаларын, методларын һәм технологияләрен фәнни-методик һәм оештыру ягыннан тәэмин итү» инновацион проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Клиплар, мемнар һәм цифрлы фикерләү чорында ничек укытырга?

Клиплар, мемнар һәм цифрлы фикерләү чорында ничек укытырга?

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Мәгариф флагманнары» проекты «Диалог Регионы» автоном коммерцияле булмаган оешмасы һәм Сыйныф җитәкчеләре форумы белән берлектә педагог медиакомпетенцияләре буенча онлайн-курс башлап җибәрде.

Гыйльми совет утырышы

Гыйльми совет утырышы

30 апрельдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Гыйльми советының чираттагы утырышы булды, анда Гыйльми совет әгъзалары, структур бүлекчәләр җитәкчеләре, мактаулы остазлар катнашты.

ТР Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре информатика укытучылары съездында чыгыш ясады

ТР  Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре информатика укытучылары съездында чыгыш ясады

Татарстанда информатика  укытучыларының беренче съезды ачылды. Ул әлеге мәктәп предметының  40 еллыгына багышлана. Съезд  Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта үткәрелде.

«Идарәче һәм педагогик командаларның инновацион потенциалын үстерү: компетентлылык-технологик алым» квалификация күтәрүнең өстәмә программасы буенча уку төгәлләнү турында

«Идарәче һәм педагогик командаларның инновацион потенциалын үстерү: компетентлылык-технологик алым» квалификация күтәрүнең өстәмә программасы буенча уку төгәлләнү турында

2025 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Идарәче һәм педагогик командаларның инновацион потенциалын үстерү: компетентлылык-технологик алым» квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа уңышлы гамәлгә ашырылды (72 сәгать).

«Гомуми белем бирү учреждениесендә белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыруның төп юнәлешләре» республика семинары

«Гомуми белем бирү учреждениесендә белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыруның төп юнәлешләре» республика семинары

2025 елның 29 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «36 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе» базасында  белем бирү нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләр җитәкчеләре өчен «Гомуми белем бирү учреждениесендә белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыруның төп юнәлешләре» дигән республика семинары үткәрде.

Җылылык һәм кайгырту: ветераннарга бүләкләр

Җылылык һәм кайгырту: ветераннарга бүләкләр

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты үзенең ветераннарын – Сарбасова Сара Гобаш кызын (1922 елгы) һәм Җамалетдинова Люция Мөхәммәт кызын (1932 елгы) олуг бәйрәм белән котлады.

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф профсоюзлары һәм «Һәр элмәктә җылы бар: тыл хезмәтчәннәребез өчен җылы оекбашлар бәйлибез!» акциясе буенча ветераннар күркәм һәм җылы бүләкләр кабул итеп, үзләренә карата игътибар тойдылар.

Pages