• Русский
  • Татарча

Яңалыклар

Төбәкара фәнни-гамәли конференция

2022 елның 28-29 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» IV төбәкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрә. Конференция Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы, «Технология» фән өлкәсе яңартылган эчтәлегенең модуль принцибын гамәлгә кертү/тәэмин итү/сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыгы, «Өстәмә һөнәри белем бирү процессы цифрлы трансформациясенең педагогик шартлары» эксперименталь мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында үткәрелә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының педагогик һәм идарәче хезмәткәрләренең өстәмә һөнәри белем бирү буенча Эксперт советы белем бирү оешмаларының потенциалын һәм мөмкинлекләрен бәяләү процедурасының башлануы турында игълан итә

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының педагогик һәм идарәче хезмәткәрләренең өстәмә һөнәри белем бирү буенча Эксперт советы 2023 елда квалификация күтәрүнең персонификацияләнгән системасы кысаларында Татарстан Республикасы белем бирү системасының педагогик һәм идарәче хезмәткәрләренең өстәмә һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга дәгъва кыла торган белем бирү оешмаларының потенциалын һәм мөмкинлекләрен бәяләү процедурасының башлануы турында игълан итә.

Мәктәпләрдә яңа ФДББС буенча дәреслекләр барлыкка киләчәк

Дәреслекләр буенча фәнни-методик совет утырышы узды, аның нәтиҗәләре буенча федераль исемлеккә кертү өчен 327 дәресле хупланды, шул исәптән туган телләр буенча һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту өчен.

Илнең иң яхшы укытучысы телетамашага сайланачак

Россиядә укытучылар турында телепроектта катнашу өчен педагогларны сайлап алу башланды, аның барышында «аудиторияне җәлеп итә, хәтта иң катлаулы материалны җиңел һәм аңлаешлы итеп аңлата ала торган илнең иң яхшы заманча педагогын сайлап алачаклар».
РФ Президенты Владимир Путин 2021 елның мартында «Ел укытучысы» конкурсы форматын үзгәртергә һәм аны ел дәвамында реалити-шоу буларак үткәрергә тәкъдим итте.

Мәктәп укучыларына һәм ата-аналарга ничек һөнәр, югары уку йортын сайлау һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү хакында сөйләячәкләр

 

Нинди югары уку йортын сайларга, кемгә укырга, бердәм дәүләт имтиханына әзерлекне ничек башларга — бу мәсьәләләр теләсә кайсы өлкән сыйныф укучысы һәм ата-ана өчен актуаль. Бигрәк тә мәктәпне тәмамлауга бер ел калганда бу мәсьәлә мөһим була.

 

«Школа. Непридуманные истории» бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

«Школа. Непридуманные истории» бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Ул Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм «Просвещение» компанияләр төркеме белән берлектә үткәрелә.
Конкурста 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр, аларның әти-әниләре һәм педагоглары катнаша ала. Катнашучылар иҗади эш – хикәя, иллюстрацияле хикәя, аудиоәсәр, видеоролик, комикс тәкъдим итәргә тиеш.

Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентлар өчен бушлай онлайн-курслар эшли башлады

Татарстанда «Белем җәе» - Иннополис университеты проекты эшли башлады. «Белем җәе» -мәктәп укучылары, көллият һәм техникум студентлары өчен бушлай онлайн-курслар, дип сөйләде Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.
«Ата-аналар репетиторларга зур акчалар бирәләр, платформаларга түлиләр. «Белем җәе» цифрлаштыру елы кысаларында Татарстан халкына кирәкле контент алырга һәм билгеле бер юнәлешләр буенча белем дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте министр.

Путин Галия Шәрәфетдинованы математика олимпиадасында җиңүе белән котлады

Россия укучылар җыелма командасы өч алтын һәм өч көмеш медаль яулады

Ослода (Норвегия) мәктәп укучыларының 63нче Халыкара математика олимпиадасы тәмамланды (IMO-2022). Анда 100дән артык илдән 589 бала катнашты. Россия укучылары биремнәрне дистанцион рәвештә үтәделәр һәм өч алтын һәм өч көмеш медаль алдылар.

Pages