«Актуаль педагогика» фәнни-популяр журналында язмалар бастырырга өндибез
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының «Актуаль педагогика» фәнни-популяр журналы редакциясе Татарстан Республикасында югары педагогик белем бирүнең 150 еллыгына багышланган татар һәм рус телләрендә тематик санның яңа чыгарылышын әзерли.
Журнал Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан теркәлгән вакытлы фәнни-популяр басма булып тора.











