• Русский
  • Татарча

Яңалыклар

“Мәктәпкәчә белем ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында белем бирүнең сыйфатын арттыру факторы буларак мәктәпкәчә белем бирү оешмасы педагогының һөнәри компетенцияләрен үстерү” республика фәнни-гамәли конференциясе



Агымдагы елның 17 маенда “Мәктәпкәчә белем ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында белем бирүнең сыйфатын арттыру факторы буларак мәктәпкәчә белем бирү оешмасы педагогының һөнәри компетенцияләрен үстерү” дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе үтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү база оешмаларының 130 өлкән тәрбиячесе катнашты. Конференцияне Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ТРның Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә оештырды.

Юл карталарын гамәлгә ашыру чаралары планы буенча Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы мәгариф оешмаларының җитәкче хезмәткәрләрен укыту тәмамланды



Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Дәүләт биременә кертелгән чаралар планына тәңгәл китереп, мәгариф белән идарә теориясе һәм практикасы кафедрасы Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә 2019 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен “Хәзерге шартларда гомуми белем бирү оешмасы белән идарә” дип исемләнгән семинар үткәрелде, анда барлыгы 32 гомуми белем бирү оешмасы директоры катнашты.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманованың Җиңү көне уңаеннан котлавы




Кадерле хезмәттәшләр!
Сезне ихлас күңелдән бөек бәйрәм
– Җиңү көне белән тәбрик итәм!

1945 елның 9 мае – россиялеләрнең барлык буыннары өчен дә каһарманлык, батырлык һәм халкыбызның бердәмлеге, Ватанга тугрылылык символы булган иң изге көн ул.

Бу – Җир йөзенә тынычлык әйләнеп кайткан, кешелек дөньясы тарихында иң дәһшәтле сугыш тәмамланган көн. Җиргә килгән һәр яз безне шатлыклы һәм күз яшьле бу бәйрәм көненнән ерагайта барса да, ул Ватаныбыз өчен аеруча зур тарихи әһәмияткә ия. Без барлык каһарманнар алдында баш иябез, аларга тирән ихтирамыбызны ирештерәбез һәм аларның батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз. Аларның каһаманлыгы, батырлыгы нәтиҗәсендә без бүген ирекле илдә тормыш кичерәбез һәм аның киләчәге, балаларыбызның киләчәк язмышы өчен ышанычыбыз нык.

Татарстан Республикасы гомумбелем ошмалары педагогика хезмәткәрләрен “Француз теле. Икенче чит тел”, “Немец теле. Икенче чит тел” юнәлешләре (белгечлекләре) буенча һөнәри яктан яңадан әзерләү

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2019 елга Дәүләт биременә һәм йөкләмәләренә тәңгәл китереп, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ике актуаль юнәлеш – “Француз теле. Икенче чит тел”, “Немец теле. Икенче чит тел” буенча бюджет нигезендә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыра.

Мәгариф оешмаларының терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау өчен җаваплы вазифаи затларын укыту тәмамланды


Татарстан Республикасының Терроризмга каршы көрәш комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан расланган Татарстан Республикасында Терроризмга каршы көрәш комиссиясе утырышының 2017 елның 7 октябрендәге Беркетмәсенең 9.2 пунктына тәңгәл китереп, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2019 елның 16–30 апрелендә мәгариф оешмаларының терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча җаваплы 260 вазифаи заты өчен укулар үткәрде.

Яшь педагоглар өчен Республика конкурсы

Татарстан республикасы Мәгарифне үстерү институты Яшь педагоглар өчен Республика конкурсы башлануы турында игълан итә.
Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының педагогик стажы 5 елга кадәр булган педагогик хезмәткәрләрен конкурста катнашырга чакырабыз.

“Мәктәп китапханәләрен һәм мәгълүмати-китапханә үзәкләрен үстерү Концепциясен гамәлгә ашыру (шәһәр мәгариф оешмасы шартларында)” темасына түгәрәк өстәл

29 апрельдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2019 елга Дәүләт биреме кысаларында Казан шәһәре Вахитов районының 51 нче урта гомумбелем мәктәбе базасында “Мәктәп китапханәләрен һәм мәгълүмати-китапханә үзәкләрен үстерү Концепциясен гамәлгә ашыру (шәһәр мәгариф оешмасы шартларында)” темасына түгәрәк өстәл үткәрде.

Гомумбелем учреждениеләре педагогика хезмәткәрләрен “Мәгариф системасында гамәли психология/Гамәли психология” юнәлеше (белгечлеге) буенча һөнәри яктан яңадан әзерләүнең өстәмә һөнәри программасы курслары

С 25.02.19 по 07.12.19г. 2019 елның 25 февраленнән алып 7 декабернә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ТРның мәгариф һәм фән министрлыгының Дәүләт биремен һәм йөкләмәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренннән 25 педагогик хезмәткәрне җыеп, “Югары белем базасында мәгариф системасында гамәли психология” программасы буенча педагогика хезмәткәрләрен һөнәри яктан яңадан әзерләү өчен бюджет нигезендә укулар үткәрә.

Pages