Хәзерге заман язучылары белән очрашу циклы. И. Я. Хапчик белән иҗади очрашу
2022 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Китапханә-мәгълүмати тәэмин итү секторы тарафыннан шагыйрь, журналист, мәдәният эшлеклесе, «Доброе слово – всей жизни основа…» Макаренко исемендәге әдәби премиясе лауреаты Хапчик Иосиф Яковлевич белән иҗади очрашу үткәрелде.
Иосиф Яковлевич катнашучыларны үзенең иҗаты белән таныштырды, шигырьләр, шулай ук Россиянең һәм Татарстан Республикасының күренекле шагыйрьләре әсәрләреннән өзекләр укыды. Тыңлаучыларның Казан шагыйре һәм журналисты белән аралашырга, аңа сораулар бирергә мөмкинчелекләре булды.












