Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкче хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курслары
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2022 елның 14 ноябреннән 23 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын бәяләүдә заманча алымнар» темасына квалификация күтәрү курслары үткәрде (курслар кураторы С. Н. Башинова).












