«Белем» Россия җәмгыяте Педагог һәм остаз елына багышланган «Остазлар марафоны» һәм «Булачак педагоглар өчен форумнар»ны башлап җибәрә
«Белем» Россия җәмгыяте Педагог һәм остаз елына багышланган агарту чаралары циклын үткәрәчәк. Остазлыкка һәм педагогик осталыкка багышланган лекцияләр һәм дискуссияләр, күренекле кешеләр белән очрашулар узачак, алар анда остазларның уңышка ирешү юлындагы роле турында сөйләячәкләр. Чаралар Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.












