Россия Мәгариф министрлыгы академиясе Федераль методик үзәге вебинар үткәрә
Россия Мәгариф министрлыгы академиясе Федераль методик үзәге 2022 елның 25 маенда Мәскәү вакыты белән 14:30 сәгатьтә «Рус булмаган балаларда уку грамоталылыгын формалаштыру» вебинарын уздыра.
Вебинар барышында «Туган тел булмаган рус теле» укыту предметының үзенчәлекләре каралачак, сөйләм эшчәнлегенең бер төре буларак укуның үзлекләре билгеләнәчәк, Туган тел булмаган рус теле дәресендә уку күнекмәләрен формалаштыру этаплары тәкъдим ителәчәк.












