«Укытучы һәм ата-ана: заманча партнерлык мөнәсәбәтләрен формалаштыру»Teach Meet форматында семинар
2022 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан гомуми белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныф укытучылары өчен «Укытучы һәм ата-ана: заманча партнерлык мөнәсәбәтләрен формалаштыру» темасы буенча семинар үткәрелде. Чара Казан шәһәре Совет районының 11 нче күппрофильле лицей базасында Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгының «Укытучы 2.0» юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.












